Рус Тат
Айрат Хәйруллин бакчачылык ширкәтләре турында кертеләчәк яңа законга үз аңлатмасын бирде
Җәмгыять
  • 05 Октябрь 2018 - 09:14
  • Караулар: 40
Билгеле булганча, 2019 елның 1 гыйнварыннан бакчачылар турында яңа закон үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләргә аңлатма бирүен сорап, без Түбән Кама округыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек. "Теләсә кайсы төбәктә бүгенге көндә торак җирлекләргә әверелеп килүче  бакчачылык территорияләре бар, - дип белдерде депутат. -  Бу яңа законның гаять зур социаль-икътисадый әһәмияткә ия булуы турында сөйли".

Беренче чиратта, яңа закон һәр бакчачыга йорт төзергә хокук бирә. Шунысы мөһим: закон бакчачылык һәм яшелчәчелек җәмгыятьләрен төгәл аера. Бакчачылык җәмгыяте әгъзасы үз кишәрлегендә  йорт төзеп, анда теркәлергә һәм яшәргә хокуклы.  Ә яшелчәчелек   ширкәте әгъзасы бары хуҗалык корылмалары гына төзи ала. "Әйтик, хезмәт кирәк-яракларын һәм җыелган уңышны саклау өчен  нинди дә булса сарай", - дип аңлатты Айрат Хәйруллин. 

Үзара салым программасына килгәндә исә, бакчачылар үзләренең  ихтыяҗлары өчен билгеле бер күләмдә акча җыю турында  карар кабул итәләр, Татарстан үз бюджетыннан әлеге суммадан  ике тапкырга зуррак күләмдә акча күчерә. Әлеге система Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама өчен аеруча актуаль булачак. Шулай итеп, бакчачылык  һәм яшелчәчелек ширкәтләре үз инфраструктураларын  үстерү буенча реаль ярдәм алачак.

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә,  гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләренең инженерлык инфраструктурасын үстерү чараларына ел саен 550 млн  сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Бакчачылык  җәмгыятьләрен өч ел эчендә җитди үзгәртеп кору, юлларны төзекләндерү  һәм су белән тәэмин итүне яхшырту турында карар кабул ителде. "Элек бу акчалар, барыннан да элек, бакчачылар күп булган районнарга бүленә иде, - ди  Айрат Хәйруллин. - 2019 елдан башлап, чаралар  барлык районнар буенча да анда булган бакчачылык ширкәтләренең санына бәйле пропорцияләрдә бүленәчәк".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*