Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Түбән Каманың "КоVеR" үзәгендә "Тарих сәгате" дип исемләнгән очрашу узды
Җәмгыять
  • 04 Октябрь 2018 - 13:42
  • Караулар: 65
Түбән Каманың  "КоVеR» яшьләр инициативалары  үзәгендә «Тарих сәгате» дип исемләнгән очрашу булып узды, ул  ике буын кешеләрне – шәһәрнең комсомол хәрәкәте ветераннарын һәм замана яшьләрен берләштерде. Чара комсомол оешмасының 100 еллыгын каршылау уңаеннан оештырылды.

Билгеле булганча,  29 октябрьдә Россия ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Күп кенә түбәнкамалылар, комсомол хәрәкәте ветераннары өчен бу көн – зур бәйрәм. Статистика буенча, җитмешенче елларда комсомол оешмасында  36 миллион кеше булган. Яшь энтузиастлар чирәм җирләрне, Себер һәм Ерак Көнчыгышны  үзләштерүдә, яңа шәһәрләр һәм бистәләр төзүдә катнашканнар. Шундый комсомол төзелешләренең  берсе буларак Түбән Кама шәһәре калкып чыккан.



Яшьләр белән очрашуда шәһәрнең беренче төзүчеләре Иван Коршин, Николай Типтяров, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова, Түбән Кама бюджет һәм финанслар департаментының элеккеге җитәкчесе Венера Зәйнуллина катнашты. 

Тарихка күз салсак, 1960 елның 25 декабрендә булачак шәhәр урынына - беренче төзүчеләр, ә 1961 елның 2 гыйнварында икенче чана поезды килә. Шул рәвешле, Түбән Каманың яңа тарихы башлана. Шәhәр “Гипрогор” Бөтенсоюз проект институты проекты буенча төзелә. Шәһәрнең генераль планы заманында СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Алтын медаленә лаек була. Төзелеш комплекслы алып барыла: химкомбинат белән бер үк вакытта торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, сырхауханәләр, кибетләр, спорт мәйданчыклары төзелә.



Очрашу кунаклары яшьләр алдында  шәһәр төзелешенә бәйле истәлекләре, комсомол оешмалары турындагы хатирәләре белән уртаклашты, ул еллардагы тормышны хәзерге белән чагыштырып, залда утыручыларга үз киңәшләрен, теләк- тәкъдимнәрен җиткерде, сорауларга җавап бирде.

Фото: Кирилл Буздалов


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*