Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Кама хатын-кызлары танылган дизайнерлар белән очраша алачак
Җәмгыять
  • 04 Октябрь 2018 - 13:15
  • Караулар: 51
13 октябрьдә Түбән Камада  стилист-имиджмейкерлар Елена Кащеева һәм Альбина Талипова белән очрашу узачак. Очрашуга Мәскәүдән имидж-консультант Альбина Яковлева да чакырылган. Әлеге проект "Түбән Кама хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы ярдәме белән "Сөембикә" журналы редакциясе һәм "MaRUSiya"бренды тарафыннан оештырыла.

Россия дизайнерлары кием коллекциясе Түбән Камага беренче тапкыр килә. Очрашу кысаларында  ук тәҗрибәле стилистлар һәм дизайнерлар биш катнашучыны заманча итеп баштан-аяк киендерәчәк.

Проект җитәкчесе Альбина Яковлева һәм "Сөембикә "журналы вәкилләре  аудитория белән хатын-кызларның тормышта  бүгенге роле турында әңгәмә оештырачаклар.  Моннан тыш, очрашудан соң коллекциядән арзан бәягә стильле киемнәр дә сатып алырга мөмкин булачак.

Очрашу 13 октябрьдә Түбән Кама педагогия көллиятендә узачак. Катнашу өчен https://vk.com/women_nk  битендә теркәлү узарга кирәк. Чарага керү билеты -   2019 елга "Сөембикә"  журналына еллык яки яртыеллык язылу квитанциясе. 

Чарада катнашучылар саны чикләнгән, барысы 100 хатын-кыз катнаша ала. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*