Рус Тат
Түбән Камага республикада җитештерелгән автотехника күргәзмәсе килә
Җәмгыять
  • 04 Октябрь 2018 - 12:41
  • Караулар: 43
11 октябрьдә Түбән Кама  республика шәһәрләре буйлап йөрүче автотехника күргәзмәсен кабул итәчәк. Әлеге чара Яр Чаллы шәһәрендә республикакүләм  Машина төзүчеләр көнен билгеләп үтү белән бәйләп уздырыла. 

  Автомобиль ягулыгыннан тыш, шиннар җитештерү (шул исәптән, президент автомобиле өчен дә) белән танылган Түбән Кама шәһәренең Җиңү монументы мәйданында 10.00- 15.00 сәгатьләрдә бу көнне республика автойөрешендә  катнашучылар тарафыннан махсус күргәзмә оештырыла. Күргәзмәдә  Татарстан җитештерүчеләренең  КАМАЗ-6580, «ЭкоСпорт», «Куга», «Эксплорер», КАМАЗ 43118, Hyundai HD 78, Lotus105 автобусы, Беларусь  тракторлары кебек техника урын алачак. 



Моннан тыш, күргәзмәдә зур плазмалы экраннар эшләячәк, аларда республиканың машина төзелеше турында фильмнар күрсәтеләчәк, шулай ук сувенир продукцияләр сату һәм тематик фотозона да оештырылачак. 

Түбән Камага  кадәр әлеге күргәзмә  Казан, Яшел Үзән һәм Әлмәт шәһәрләрендә булачак. 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*