Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле урынбасары Түбән Камада яңа мәктәп төзелешен үз контроленә алды
Җәмгыять
  • 04 Октябрь 2018 - 08:16
  • Караулар: 53
Түбән Камада яшәүче хатын-кыз РФ Президентының кабул итү бүлмәсенә шәһәрнең 45 нче микрорайонда мәктәп төзү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән. Ул мәктәп укучыларын күрше микрорайоннарның гомуми белем бирү учреждениеләренә йөртергә  туры килүе турында белдергән. 

Чыннан да, микрорайонда хәзер 5200 дән артык кеше яши, шуларның 1000е – мәктәп яшендәге балалар. 800 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше республика бюджеты хисабыннан планлаштырыла. Объектны 2019 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта   ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

Үз чиратында,  РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле урынбасары Олег Машковцев инспекторларга кабул ителгән карарның үтәлешен контрольгә алуны  һәм башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап тотуны йөкләде.

Гражданнарны кабул итүдә шулай ук муниципаль хакимият вәкилләре дә  катнашты.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*