Рус Тат
Түбән Камада көзге ярминкәләрдә 6,5 млн сумлык продукция сатылган
Җәмгыять
  • 01 Октябрь 2018 - 15:16
  • Караулар: 53
Түбән Камада көзге ярминкәләрдә гомуми бәясе 6 439 750 сумлык 157 тонна продукция сатылган. Ярминкәләр өч урында: үзәк һәм Бызов базарларында, Южная урамындагы "Магнит" кибете каршында уза.

Мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә кулланучыларга  1,7 млн сумлык яшелчә:  100 тоннага якын бәрәңге, 30 тонна суган, кишер, чөгендер һәм кәбестә сатылган. Ит продукциясеннән керем  4,5 млн сум тәшкил итә: хәзерге вакытка  16,5 тонна продукция сатылган. Сыер итенә ихтыяҗ аеруча зур, аның килограммы  -  уртача 300 сум.

Ярминкәләрдә шулай ук   100 литр бал, 600 данә үсенте дә сатылган. Көзге ярминкәләр эше дәвам итә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*