Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә мультфильмнар төшерү студиясе ачылган
Җәмгыять
  • 01 Октябрь 2018 - 07:49
  • Караулар: 60
Түбән Каманың «Веста» үзәге Казанда узган IX Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында " РИТЭК" АҖ һәм "Лукойл"  фонды грантын откан. Әлеге акчалар хисабына учреждениедә мультфильмнар төшерү студиясе булдырылган.

Быел конкурска республиканың 45 районыннан 600дән артык гариза кабул ителгән, 146 проект җиңүче дип табылган.



"Мультипликация  -   бөтен дөнья балалары һәм яшүсмерләре арасында универсаль һәм интернациональ аралашу теле, бу -  үз фикереңне җиткерү һәм аны башкаларга ирештерү мөмкинлеге. , - диләр проектны оештыручылар. - Волонтерлар белән берлектә катнашучылар сценарийлар буенча фикер алышалар, геройлар һәм декорацияләр тудыралар, фотога төшерәләр, аннары геройларга тавыш өстиләр һәм монтаж ясыйлар".




Бүгенге көндә «Веста» үзәгендә төрле категорияләрдәге 313 гаилә социаль хезмәт күрсәтүдә тора, бу гаиләләрдә  492 бала тәрбияләнә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*