Рус Тат
Айдар Метшин:"Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз һәм сездән үрнәк алабыз".
Җәмгыять
  • 01 Октябрь 2018 - 08:08
  • Караулар: 45

Кадерле түбәнкамалылар, өлкән буын вәкилләре!

Сезне чын күңелдән зирәклек һәм озын гомер бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлыйм! Бу бәйрәм – бердәмлек һәм бер буынның икенчесенә алмашка килүе, игелеклелек, хөрмәт һәм кайгыртучанлык билгесе.

Олы тормыш юлы узган һәм без һәрвакыт таяна алырлык кешеләр бәйрәме. Нәкъ менә сез Түбән Кама муниципаль районы үсешенә һәм иминлегенә нигез салгансыз, безнең искиткеч матур шәһәребезне төзегәнсез. Күпләрегез бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып бара, предприятиеләрдә, җәмәгать оешмаларында эшли, үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, шул ук вакытта гаиләдә дә әйдәп баручы булып кала.

Безнең кадерле әти - әниләребез, әбиләребез һәм бабайларыбыз, остазларыбыз! Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз һәм сездән үрнәк алабыз, сезнең актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, күңел көрлеге, иминлек һәм бәхет телим! Тормышыгыз якты булсын, бары тик күңелле вакыйгалар белән генә тулып торсын,   сезне яратучы һәм кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз һәрчак янәшәгездә булсын.

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*