Рус Тат
"Яшел дулкын" акциясе кысаларында Вахитов проспектында яңа аллея барлыкка килде
Җәмгыять
  • 28 Сентябрь 2018 - 15:11
  • Караулар: 55
«Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлекчәсе, «Яшь гвардия» хәрәкәте  һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсе вәкилләре "Яшел дулкын"  муниципаль акциясе кысаларында Вахитов проспектында үз аллеяларын булдырдылар. 



Акциядә  яшь түбәнкамалылар да катнашты. 36нчы балалар бакчасы һәм "Чародейка"  клубына йөрүчеләр тарафыннан бәйрәм программасы да оештырылган иде,  балалар табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. 



«Яшел дулкын» муниципаль проекты кысаларында агымдагы көздә Түбән Камада барлыгы 17,5 меңнән артык агач утыртылачак. Аларны торак йортлар ишегалларында, магистраль юллар буенда һәм шәһәр мәктәпләре территорияләрендә утырту планлаштырыла. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*