Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Дөнья күләмендә - беренче: «ТАИФ-НК» компаниясенең уникаль проекты Түбән Кама һәм республика үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак
Җәмгыять
  • 28 Сентябрь 2018 - 10:10
  • Караулар: 60
«ТАИФ-НК» предприятиесе продукция җитештерү һәм сату буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. 2017 елда предприятиенең табышы 13,8% ка арткан һәм 195,3 млрд сум тәшкил иткән булса, инде 2018 елның беренче яртыеллыгында ул 108,8 млрд сум тәшкил иткән, узган елның шул ук чорыннан 37,2% ка артып киткән, дип хәбәр итә «ТАИФ-НК» генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Алла Евстафьева.



"ТАИФ-НК» 25 төрдән артык нефть продукты чыгара. Төп төрләре -   югары сыйфатлы нафта,  ул «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ өчен чимал булып тора,  Евро-5 стандартларына туры килүче автомобиль бензины һәм дизель ягулыгы,   авиатранспорт  һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгының ихтыяҗларын каплау өлкәсендә югары ихтыяҗ булган авиакеросин, шулай ук мазут.

Бүгенге көндә предприятие "Нефть чималының авыр калдыкларын эшкәртү комплексы" проектын тормышка ашыра,  әлегә  аның аналоглары бөтен дөньяда юк.  Яңа комплексның төп товар продуктлары  булып Евро-5 стандартына туры килүче дизель ягулыгы һәм югары сыйфатлы нафта торачак.



"ТАИФ-НК» системалы рәвештә республиканың социаль әһәмиятле проектларында да катнашып килә. Предприятие ярдәме белән Түбән Каманың кадетлар корпусында төп бинага тулы капиталь ремонт ясалды, бассейнлы зур физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелде, каршылыклар полосасы җиһазландырылды, мини-футбол һәм баскетбол өчен универсаль спорт мәйданчыклары урнаштырылды, воркаут белән шөгыльләнү өчен урам спорт шәһәрчеге төзелде,  корпус территориясе төзекләндерелде.



Ел саен «ТАИФ-НК» Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтә, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясендә катнаша, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен акча бүлеп бирә. "ТАИФ-НК» финанс ярдәме белән Түбән Камада яшәүчеләрнең массакүләм спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә юнәлдерелгән күп санлы шәһәр чаралары, спорт турнирлары уздырыла.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*