Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
“Яшь эшмәкәр мәктәбе”нең чираттагы чыгарылыш укучылары үз проектларын яклады
Җәмгыять
  • 21 Сентябрь 2018 - 15:25
  • Караулар: 67
“Яшь эшмәкәр мәктәбе”ндә өченче агым чыгарылыш укучыларының үз проектларын тәкъдим итү чарасы үтте. Чара  “KoVёR” яшьләр инициативалары үзәгендә уздырылды. 

Экспертлар хөкеменә  пиротехника һәм утлы "Golden Dragon" тамашасы, "Белинский", "Аэродизайн студиясе", инглиз телен өйрәнү проекты, "Златая нить" тегү производствосы. күрмәүчеләр өчен   "Эльвира Гайнетдинова остаханәсе" кебек инициативалар тәкъдим ителде.


«Яшь эшмәкәрләр мәктәбе» нең яңа дүртенче агымын бу көздә башлау планлаштырыла. Аның  төгәл датасы соңрак билгеле булачак, әмма катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды инде. Уку срогы - 3 ай.



Бирегә укырга килүчеләр үз бизнес-проектлары өстендә эшләп, уку тәмамлангач, аны якларга тиеш булалар. Уңышлы дип табылган проектларны тормышка ашыру Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан хуплау табачак.

Курсларга язылу +7 987 184-54-83 ( Сабитова Айгөл) телефон номеры аша алып барыла. 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*