Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Кама Аланы берәмлеге башлыгы Александр Павлов бистәнең бюджет учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды
Җәмгыять
  • 21 Сентябрь 2018 - 15:07
  • Караулар: 93
Кама Аланы моношәһәрендә  бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашында зур киңәшмә узды. Утырышта узган елгы  эш нәтиҗәләре, шулай ук мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр белән эшләү проблемалары буенча фикер алышынды.

Иң беренче чиратта мәктәпләрдә дәреслекләрнең җитмәвенә һәм кабинетларның матди-техник җиһазланышына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Муниципалитет башлыгы Александр Павлов шулай ук мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне капиталь ремонтлау кирәклеге турында да искәртте. Мәсәлән, " Золотая рыбка"  балалар бакчасында  -  логопункт һәм галокамерлар, ә "Огонек"та - "Сәләтле бала"төркеме булдыру планлаштырыла. 30 ел элек төзелгән  "Солнышко"  һәм "Айгөл " балалар бакчалары капиталь ремонтка мохтаҗ.

Спорт учреждениеләрендә җиһазлар җитмәү, тренерларга ихтыяҗ булу, шөгыльләнү өчен җитәрлек мәйданнар булмау, "Батыр"   спорт комплексының аерым өлешен төзекләндерүгә бәйле мәсьәләләр дә тикшерелде.



"Радуга" балалар иҗат үзәге уңышлары һәм казанышлары белән таныштырды. Аерым алганда, Район балалар  думасы  эше югары бәяләнде. Берләшмә волонтерлык хәрәкәтендә һәм үз эшчәнлегенең башка юнәлешләрендә республика дәрәҗәсендә лидерлык позицияләрен яулады.

"Чулман-Су» мәдәни үзәге дистә еллар дәвамында бистәдәге  барлык  бәйрәмнәрнең һәм чараларның төп оештыручысы булып кала, шулай ук Кама Аланы иҗат коллективлары өчен фестиваль-конкурс мәйданчыгы булып тора. Тиздән биредә заманча кинозал ачылачак. Мәдәният үзәге төзекләндерү һәм яңадан җиһазлау өчен 4,5 млн сум күләмендә грант отты.

Очрашуга йомгак ясап, Александр Павлов катнашучыларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, комплекслы якын килү учреждениеләр эшен тагын да нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*