Рус Тат
22 сентябрь - Түбән Каманың рәсми рәвештә шәһәр статусы алу көне уңаеннан әзерләнгән бәйрәмгә чакырабыз
Җәмгыять
  • 22 Сентябрь 2018 - 07:26
  • Караулар: 38
Бүген - 22 сентябрь -  Түбән Каманың рәсми рәвештә  шәһәр статусы алган көне. Шул уңайдан  Халык иҗаты йорты шәһәрдәшләр өчен махсус бәйрәм программасы әзерләде. 

Күңел ачу программасы 16:00 сәгатьтә Лемаев мәйданында амфитеатрда башлана. Биредә “Забавушка”, “Ләззәт”, “Панорама" вокал-хореография коллективлары чыгышы, капоэйра, паркур, брейк-данс һәм карате мәктәпләре вәкилләреннән мастер - класслар, цирк артистлары һәм тере сыннар катнашында кызыклы чаралар үтәчәк.

Ата-аналар һәм балалар өчен психологлар тарафыннан да мастер-класс үткәреләчәк. Шулай ук барлык катнашучыларны күңелле уеннар, Түбән Кама турында бәйге-викторина, призлар көтә.

Игътибар! Мастер-класслар концерт программасыннан ярты сәгатькә иртәрәк - 15:30 сәгатьтә башланачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*