Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Кама эзләнү отрядлары шәһәрнең комплекслы музеенда үзенчәлекле күргәзмә тәкъдим итә
Җәмгыять
  • 19 Сентябрь 2018 - 09:31
  • Караулар: 41
Иртәгә, 20 сентябрьдә, Түбән Кама комплекслы музеенда «Безне кабат хәтер чакыра" дигән күргәзмә ачыла. Биредә эзләнү отрядлары эшчәнлегенә багышланган йөзгә якын экспонат тәкъдим ителәчәк.

Стендларда - Бөек Ватан сугышы солдатларының шәхси әйберләре, медальоннардан табып алынган язулар, хәрби корал фрагментлары. Шулай ук күргәзмәгә килүчеләр Түбән Камадагы дүрт эзләнү отряды турында фильм да карый алачаклар.

«Фильм эзләнүчеләрнең урманнарда, сазлыкларда, далаларда үзләренең мөһим мисияләрен н6ичек башкарулары турында», - дип сөйләделәр безгә музей хезмәткәрләре.

Күргәзмә 12.00 сәгатьтә ачыла, бу көнне керү бушлай. Калган көннәрдә билет бәясе өлкәннәр өчен – 40 сум, балалар өчен - 25 сум. Музей 10.00 - 18.00 сәгатьләрдә ачык, дүшәмбе – ял көне.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*