Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Эшмәкәрләр игътибарына: ТР икътисад министры Фәрит Габделганиевның Түбән Камага эш сәфәре программасына үзгәрешләр кертелде
Җәмгыять
  • 19 Сентябрь 2018 - 08:22
  • Караулар: 43
Бүген Түбән Камага ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев килүе турында язган идек. Министрның  эш сәфәре  программасы бераз үзгәрүе, район  эшмәкәрләре  белән очрашуы 15:00 сәгатькә күчерелүе  хәбәр ителә.

Эшмәкәрләр министр белән Түбән Кама муниципаль район Советының чираттагы утырышында аралаша алачаклар. Чара эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең конференц-залында узачак, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Мәктәп бульвары, 2а. Утырышта катнашу өчен теркәлү бара, гаризаларны 800-700-23-24 (өст.104) телефоны  яисә  biz.mfz@tatar.ru. электрон адресы буенча тапшырырга мөмкин.

Моннан тыш, Фәрит Габделганиев «Пионер» индустриаль паркында булачак, анда Кытай инвесторлары белән очрашачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*