Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Юрий Посыпкин – район күләмендә узган “Автобабай-2018" бәйгесе җиңүчесе
Җәмгыять
  • 18 Сентябрь 2018 - 18:06
  • Караулар: 42

Татарстан Республикасы ДОСААФының Түбән Кама автомәктәбе базасында “Автобабай-2018" машина йөртү осталыгына конкурс узды. Конкурсның максаты машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга тарту иде.

60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге машина йөртүчеләр иң элек “Лада Гранта” машинасында автодромда машина йөртү буенча көч сынаштылар.


Аннары компьютер артына утырып, теоретик белемнәрен сынадылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Юрий Посыпкин яулады. Ул район данын яклап, Өлкәннәр көненә багышланган конкурсның 2 октябрьдә Казанда узачак республика этабында катнашачак.


Икенче урында - Ренат Котлахмәтов, өченче урында - Валерий Ваһапов. Җиңүчеләргә истәлеккә бүләкләр тапшырылды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*