Рус Тат
Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды
Җәмгыять
  • 17 Сентябрь 2018 - 15:51
  • Караулар: 51
Узган атнада Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Беренче көннәрдә 250 мең сумлык 9 тоннага якын продукция сатылган. Ярминкәләр 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән азык-төлек продуктларына бәяләр түбәндәгечә:

кош ите – килограммы 115 сумнан,
сыер ите - килограммы 280 сумнан 320 сумга кадәр,
дуңгыз ите - килограммы 250 сумнан,
сарык ите - килограммы 320 сумнан,
диңгез балыгы - килограммы 180 сумнан,
елга балыгы-килограммы 150 сумнан,
сөт - литры 30 сумнан,
сыр һәм май - килограммы 330 сумнан,
бәрәңге - килограммы 12 сумнан,
кишер - килограммы 16 сумнан.


Узган ел Түбән Камада ярминкәләр чорында көздән язга кадәр 10 млн сумнан артык 670 тонна яшелчә һәм 75 млн сумнан артык 270 тонна ит сатылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*