Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
"Бакчачылар көне-2018" авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм күргәзмәсендә Түбән Кама бакчачылары беренче урынга лаек булды
Җәмгыять
  • 17 Сентябрь 2018 - 10:52
  • Караулар: 75
Казанда республика күләмендә "Бакчачылар көне-2018" авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм күргәзмәсе үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка кунаклар катнашты.

Бакчачылар өчен беренче тапкыр республика дәрәҗәсендә шундый зур бәйрәм оештырдылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бакчачылар – “фидакарь кешеләр плеядасы”. "Без аларның зур булмаган кишәрлекләрендә ничек эшләүләрен һәм уңышларга ирешүләрен күрәбез", - диде ТР Президенты.

Күргәзмәдә үз экспозицияләрен Түбән Кама районы да тәкъдим итте. Биредә 29 бакчачылык җәмгыяте - 27 меңнән артык кишәрлек гамәлдә. Ярминкә кысаларында оештырылган бәйгедә Түбән Каманың “Строитель” ширкәте “Иң яхшы бакчачылык ширкәте - 2018 " номинациясендә беренче урын алды.

“Строитель” ширкәте 1966 елда оешкан. Ширкәтнең гомуми мәйданы якынча 268 гектар тәшкил итә. Бакчаларның саны - 3600, һәркайсына су кертелгән. Республика чаралары хисабына быел электр белән тәэмин итү челтәре модернизацияләнгән. Биредә сак хезмәте дә бар. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсе дә хәл ителгән. Барлык уңайлыкларның булуы, шулай ук “Строитель” бакчачыларының шәхси активлыгы аркасында, ширкәт республикада әле беренче тапкыр үткәрелүче конкурста лаеклы төстә алдынгылыкны алды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*