Рус Тат
Кама Аланында «Чернобыль чагылышы» хәрби уены үткән
Җәмгыять
  • 14 Сентябрь 2018 - 14:32
  • Караулар: 47
Кама Аланында дүртенче тапкыр «Чернобыль чагылышы» хәрби уенын үткән. Үткәрү урыны итеп төзелеп бетмәгән АЭС территориясе сайланган.



S.T.A.L.K.E.R. компьютер уены мотивлары буенча барган квестта Татарстан шәһәрләреннән, шулай ук Соликамск, Кунгур, Пермь, Ижевск, Воткинск, Чабаксар, Новочебоксарск, Йошкар-Ола, Мәләкәс, Ульяновск һәм Самарадан 200дән артык кеше катнашкан.


Уеннарны оештыручы Сергей Кильдеев квестта катнашучылар өчен һәр ел саен яңа биремнәр булдырылуын, аларның фикерләү сәләтен үстерү характерында булуын да билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан, төзелми калган АЭС территориясендә даими рәвештә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм күрше төбәкләрдән катнашучылар арасында экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар да үткәрелә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*