Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Камада узачак Стахеевлар фестивалендә республиканың төрле районнарыннан 165 башкаручы чыгыш ясаячак
Җәмгыять
  • 14 Сентябрь 2018 - 10:00
  • Караулар: 85
16 сентябрьдә Түбән Камада «Верую-2018» дип аталучы Стахеевлар фестивале үтә. Чара Красный Ключ бистәсе чиркәве территориясендә 11.00 сәгатьтә башлана.

"Катнашучыларның гомуми саны – 165 кеше, өч сәгатьлек программада – 30дан артык номер, - ди чараны оештыручылардан берсе Ольга Вәлиуллина. - Халык фестиваленең төп башкаручысы -Казаннан “Красная горка” төркеме. Шулай ук Болгардан казак хоры да чыгыш ясаячак, Чаллыдан өч коллектив киләчәк, Әлмәт, Менделеев районыннарыннан да башкаручылар җыелачак».

Анда Түбән Кама православие тарафдарларыннан тыш, Чистай епархиясе вәкилләре дә катнашачак.

Бу көнне биредә кул эшләре ярминкәсе, мастер-класслар үткәрү дә планлаштырыла.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*