Рус Тат
Айдар Метшин: “Бүгенге көндә Түбән Кама Татарстан белән бер ритмда яши һәм үсә".
Җәмгыять
  • 30 Август 2018 - 07:15
  • Караулар: 42

Кадерле түбәнкамалылар!

Сезне Татарстан Республикасы көне һәм Түбән Камада Шәһәр көне уңаеннан котлыйм.

30 август безнең һәрберебез өчен аерым әһәмияткә ия – бу көнне без Татарстанның төп дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Без республикабызның бай тарихы һәм мәдәнияте, аның көчле икътисадый куәте белән горурланабыз. Гомер-гомергә Татарстанның күпмилләтле халкының үзара аңлашып яшәве, бердәмлеге һәм хезмәтсөючәнлеге аның төп байлыгы булып торды, шулай кала бирә һәм киләчәктә дә шулай булыр.

Бүгенге көндә Түбән Кама Татарстан белән бер ритмда яши һәм үсә. Әлеге матур бәйрәмне без икътисадый үсештәге планнар, перспектив программалар, проектларны тормышка ашырып, яңа уңыш һәм казанышлар белән каршылыйбыз. Шәһәр туктаусыз үсештә: яңа сәнәгать объектлары төзелә, торак микрорайоннар калкып чыга, яңа социаль объектлар ачыла, парк һәм скверларыбызның йөзе үзгәрә... Һичшиксез, бу эшләрдә һәр түбәнкамалының, сезнең һәрберегезнең өлеше бар!

Сезнең хезмәтегез, көч-куәтегез, талантыгыз, туган шәһәребезгә карата ярату хисләрегез аша без тагын да күбрәк казанышларга ирешербез һәм шәһәребезне тагын да яхшырак итәрбез дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, уңышлар, иминлек телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*