Рус Тат
Шәһәрдәшебез Николай Коноваловка - 95 яшь
Җәмгыять
  • 20 Июль 2018 - 17:04
  • Караулар: 56
Шәһәрдәшебез Николай Коновалов бүген үзенең 95 яшен тутыра. Район хакимияте, социаль яклау идарәсе, ветераннар Советы вәкилләре аны туган көне белән котладылар, РФ Президентының шәхси тәбрикләү хатын, истәлеккә бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, иминлек теләделәр.

Николай Макарович тумышы белән Мамадыш районының Грахань авылыннан. Бөек Ватан сугышы елларында минометчы буларак Сталинград көрәшендә, Белорус фронтында, Польшада хезмәт иткән. Җиңү язын Берлинда каршы алган. “Батырлык өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, Жуков медале, II дәрәҗә Ватан сугышы медале һәм күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Түбән Камада “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендә кранчы булып эшләгән. Ветеранның ике баласы, җиде оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*