Рус Тат
Якташыбыз Халидә Әхмәтова Төркия Сабан туенда халыкны татар милли ризыклары белән сыйлаган
Җәмгыять
  • 18 Июль 2018 - 13:09
  • Караулар: 120

Төркиянең Анталия шәһәрендә беренче мәртәбә уздырылган Сабантуй бәйрәмендәге милли бизәк буларак кулланылган чиккән кулъяулык, ашъяулык, сөлгеләрнең  Түбән Кама шәһәреннән булуы  - үзе зур вакыйга. Димәк, чит илдә уздырылган милли бәйрәмебездә безнең дә өлешебез бар дип горурланырлык. Ә бәйрәм кунаклары өчен мондый күргәзмәне озак еллар Түбән Камада яшәп, хәзер Төркиягә күченеп киткән Халидә Әхтәмова әзерләгән. Борынгы милли кул эшләрен исә аңа элеккеге коллегасы, ТР Язучылар берлеге һәм "Ак калфак" оешмасы әгъзасы, Түбән Кама шәһәренең 39нчы балалар бакчасы методисты Нурзия Мирхазова илтеп тапшырган. 

Халидә Галләм кызы икенче ел инде Анталиядә яши. Ул гомере буе Түбән Кама шәһәрендә балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләде, сабыйларга ислам әхлагы бирү өчен тырышып эшләде. Халидәнең әлеге темага язган методик эшләнмәләре китаплар булып басылды. Нәниләрне кечкенәдән ислам кушканча тәрбияләү турында уйлаучы-кайгыртучылар арасында популяр булды. Аның эш тәҗрибәсен өйрәнеп үзләрендә кулланучылар да аз түгел.

Хәзер Халидә улы гаиләсе белән Төркиядә яши. Кайчандыр аңарда тәрбия алган, хәзер инде үсеп җиткән элекке “сабыйлары”, бу илдә булырга туры килсә, апалары янына керми калмыйлар, дип яза Әлки хәбәрләре. Сеңелесе Гөлсинә дә икенче тапкыр барды апасы янына. Ул Базарлы Матакта гомер итә.  Гөлсинә пешергән камыр ризыкларга сорау зур: туй-мәҗлесләргә тәмле бәлешләрне телең йотарлык итеп әзерли ул. Татар ризыклары да, руслар яраткан-теләгәнне дә күңелен биреп, бар осталыгын эшкә җигеп пешерә Гөлсинә.



Анталиядә сабантуй буласын белгәч, апа-сеңел зур әзерлек башлыйлар. Халидә Түбән Камадагы коллегасы ярдәмендә татар халык чигешләре төшерелгән тастымаллар китертә. Сеңелесе кунакка килү дә бик вакытлы килеп чыга: икәүләп берсеннән-берсе тәмле бәлешләр, гөбәдия өчпочмак, пәрәмәч пешерәләр. Халидә 10 килограмм чәк-чәк пешерә. Өем-өем кыстыбый ясыйлар туганнар.

Һәм тырышлыклары юкка булып чыкмый. Татар халкының халык ашлары куелган зур өстәл яныннан кеше бетми.

– Бик яраттылар! Киләләр дә, өзгәләнеп, сатып алырга сорыйлар, бер пирогка 1000 сум түләргә әзерләр. Без сатмыйбыз, бушка сыйлыйбыз дигәч, шаккаттылар. Апаның чәк-чәге шундый тәмле дә, матур да иде, аңа хәтта ресторан директорлары заказ бирде! Исең китәр, әйеме? Безнең татар ашларын  бөтен җирдә күркәм каршылыйлар,– ди Гөлсинә.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар