Рус Тат
Яңа уку елына Түбән Камада берьюлы ике мәгариф учреждениесе үз ишекләрен ача
Җәмгыять
  • 17 Июль 2018 - 09:34
  • Караулар: 80
Айдар Метшин 47нче микрорайонда төзелеп килүче яңа мәктәп территориясендә күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов, төрле идарә һәм структур бүлекчә җитәкчеләре, төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында төзелеп килүче мәктәп һәм балалар бакчасын торгызудагы агымдагы мәсьәләләр каралды. Билгеле булганча, әлеге мөһим проектлар республика программаларында катнашу һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашты. Ике учреждение дә үз ишекләрен агымдагы елның 1 сентябренә ачачак.



260 урынга исәпләнгән 95нче балалар бакчасы - балалар үсеше үзәгендә 120 ясле урыны булдыру күздә тотыла: бу – 20 балага исәпләнгән 6 төркем дигән сүз. Гомумән алганда, бүген Түбән Кама районында 1,5 - 3 яшьлек 1700 бала бакчага үз чиратын көтә, шуларның 470е – яңа микрорайоннарда яшәүчеләрнең балалары.

Бакча янәшәдәге яңа төзелгән 36нчы урта мәктәп белән бәйләнештә булачак: биредә тәрбияләнгән балалар алга таба белем алуларын нәкъ менә әлеге мәктәптә дәвам итәчәкләр. Хәзерге вакытта мәктәпкә 1049 укучы кабул ителеп, 40 сыйныф комплектлаштырылган. Шулардан башлангыч сыйныфлар – 25 комплект. 1 сентябрьдә бирегә беренче сыйныфка 290 бала киләчәк.

Бүгенге көндә биредә кызу эш кайный: бу эшкә төзүчеләр генә түгел, укытучылар, дизайнерлар да җәлеп ителгән.


Айдар Метшин мәктәп бинасын карап чыкканнан соң: «Китапханә китап уку урыны гына булмаска, ә укучыларның, укытучыларның яраткан урыны булырга тиеш, -дип, үз фикерен җиткерде.- Бу башка биналарга да карый. Барысы да алдан төгәл уйланылган булырга тиеш».

Айдар Метшин бу көнне мәктәп коллективы белән дә аралашты. Директор Александра Офицерова сүзләренчә, бүгенге көнгә, нигездә, учреждениенең штаты тулы: биредә 53 укытучы хезмәт куячак, шуларның 5есе – ирләр. Мәктәп формасы укучылар өчен генә түгел, мөгаллимнәр өчен дә мәҗбүри булачак. Моннан тыш, укудан бушаган арада балаларның эшчәнлеген оештыру өчен мәктәп бинасында уку, уен зоналары булдырылачак, шахмат өстәлләре куелачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар