Рус Тат
Түбән Кама медицина хезмәткәрләре балык тотуда үзара көч сынашканнар
Җәмгыять
  • 16 Июль 2018 - 16:51
  • Караулар: 80

Түбән Кама медицина хезмәткәрләре арасында балык тоту буенча традицион ярыш үткән. Аны үзәк хастаханә табиблары, шул исәптән рентгенэндоваскуляр диагностика табибы Рафаэль Кудаяров оештырган.

Бәйгене быел шәһәрдән ерак булмаган сулыкта уздырырга булганнар. Ярышта 2шәр кешедән торган 8 команда катнашкан. Жирәбә салганнан соң, иртәнге сигезләрдә балык тоту ярышына старт та бирелгән. Ярыш ике сәгать дәвам иткән.
Беренче булып балыкны рентгенолог Мөҗип Талипов командасы тоткан. Ләкин, ни кызганыч, соңрак командага уңыш артык елмаймаган. Нәтиҗәдә, беренче урынны үзәк хастаханә хирурглары Роман Каракулов һәм Роберт Вәлиев командасы яулаган. Икенче урында – консультация-диагностика сырхауханәсе табибы Руслан Шакиров һәм 1нче сырхауханә фельдшеры Чулпан Сафина. Рентгенолог Мөҗип Талипов һәм рентген-лаборант Наталья Васильевалар – өченче урында. 

1нче сырхауханәнең авыруларны теркәү бүлеге шәфкать туташы Альмира Шәмсетдинова һәм табиб- нарколог Рамил Сөнгатуллин иң актив балык тотучылар буларак рәхмәт хатына лаек булганнар. «Фортех-НК» ҖЧҖ директоры Раил Шәмсин - иң актив спонсор, Илнар Миңнегалиев иң актив оештыручы буларак танылган. 


Ярыш нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, медиклар уха пешереп, табигать хозурында ял иткәннәр. Түбән Кама медицина хезмәткәрләре әлеге күркәм бәйрәмне оештырулары өчен «Фортех-НК» ҖЧҖ компаниясенә, «Дом рыбака» кибетенә, ВКонтакте челтәрендәге «Рыбалка в Нижнекамске и Нижнекамском районе» төркеменә, үзәк хастаханә администрациясенә, сәламәтлек саклау идарәсенең профсоюз комитетына рәхмәтләрен белдерәләр.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*