Рус Тат
Түбән Камада PANNA NK урам футболы турниры узды
Җәмгыять
  • 13 Июль 2018 - 15:53
  • Караулар: 53
12 июльдә шәһәрнең “Гаилә” паркында PANNA NK урам футболы турниры узды.Турнирда 31 уенчы катнашты, моннан тыш, бирегә 200гә якын җанатар җыелды. Спортчылар һәрберсе туп тибүдә үз осталыгын күрсәтергә тырышты.

Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, беренче урынга Евгений Петров лаек булды. Аңа 3000 сум күләмендә премия тапшырылды. Марат Ганиев – икенче урында, ул 2000 сумлык премия алды. Өченче урын һәм 1000 сум күләмендә премия иясе - Фёдор Бакшаев. “Шулай ук барлык җиңүчеләр туп, “Нефтехимик” җанатары шарфы һәм PANNA NK логотиплы футболкалар салынган, ДЧ символикасы төшерелгән бүләк пакетлар алдылар”, -дип хәбәр итә яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе.

Парк территориясендә брейк данс буенча да мәйданчыклар эшләде. Моннан тыш, Bottle Flip Challenge (су тутырылган шешәне һавага ыргытып, аның вертикаль рәвештә җиргә төшүенә ирешү) буенча ярышлар да үтте. Җиңүчеләр - Марсель Әхмәтшин һәм Эвелина Мкртумова Adidas кибетенә 1000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар