Рус Тат
Балыкчылар ярышында түбәнкамалы Илназ Гайнуллин җиңү яулаган
Җәмгыять
  • 13 Июль 2018 - 09:58
  • Караулар: 54
Республиканың Балык Бистәсе районында Балыкчы көнен билгеләп үткәннәр. Бәйрәм балык тоту буенча үзара ярышу белән башланып киткән. Ярышта Түбән Каманың физика укытучысы Илназ Гайнуллин да катнашкан: беренче генә килүе булса да, ул ике килога якын балык тоткан.

Нәтиҗәдә, якташыбыз бәйгенең җиңүчесе буларак танылган. Моннан тыш, “Иң зур балык” номинациясе призы да аңа эләккән, Илназ Гайнуллин тоткан 490 граммлы балык иң зур авырлыктагысы булган.
Ярышта шулай ук Казан, Балык Бистәсе кешеләре дә катнашкан. Бәйрәм ахырында уха пешерелгән, дип хәбәр итә https://www.tatar-inform.ru.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар