Рус Тат
“Кама” сәламәтләндерү лагеренда гаилә бәйрәме үтте
Җәмгыять
  • 10 Июль 2018 - 13:23
  • Караулар: 41
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә Түбән Камада күп кенә чаралар үтте. Аларның иң зурысы “Гаилә” паркында оештырылды, моннан тыш, оешма-учреждениеләрдә дә бәйрәм программалары узды. Әйтик, “Кама” сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр бу көнне асфальтта рәсем ясау буенча үзара көч сынаштылар.



Конкурска нәтиҗәләр ясаганнан соң, психолог Инна Наумова балаларга гаилә кору, аның нигезләре, гаиләдә бер-береңә хөрмәт, ихтирам турында сөйләде.

Үзе дә өч бала анасы, “Нечкәбил-2015” бәйгесе финалчысы Гүзәл Һадиатуллина бәйрәмдә катнашучыларны үз гаиләсе, традицияләре, балаларының уңышлары белән таныштырды.

Чара ахырында оештыручылар - медпрофилактика үзәге белгечләре барлык катнашучыларны дәвалау физкультурасына җыйды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар