Рус Тат
Яшьләрне акчалата грант отуга нигезләнгән конкурста катнашырга чакыралар
Җәмгыять
  • 09 Июль 2018 - 10:15
  • Караулар: 64

Яшьләр өчен «Преактум» программасы һәм «Иннопрактика» компаниясе 9-11нче сыйныф укучылары арасында социаль, технологик һәм инновацион проектлар грантында катнашу буенча ил күләмендә яңа конкурс оештыра. Конкурста 14- 17 яшьлек егет-кызлар катнаша ала.

Бәйге өч этапта үтәчәк:

1.   Катнашучыларны гаризалары буенча сайлап алу;

2.   Туапсе шәһәрендә «Бөркеткәй» лагеренда өч атналык курсларда үз проектыңны камилләштерү өстендә эшләү;

3.   Хөкемдарлар алдында проектыңны яклау.

Җиңүчеләр үз проектларын алга таба үстерү юнәлешендә түбәндәге суммада грантларга ия булачак:

1нче урынга – 300 мең сум;

2нче урынга – 200 мең сум;

3нче урынга – 100 мең сум.

Тулырак мәгълүмат биредә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар