Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 7 дней
Хакимият вәкилләре бүген эшкә “Кызыл канәфер” түштамгасын тагып килделәр
Җәмгыять
  • 22 Июнь 2018 - 13:23
  • Караулар: 69

Бүген - “Кызыл канәфер” акциясенең соңгы көне. “Буыннар хәтере” фонды оештырган бу чарада катнашу өчен кызыл канәфергә ошаган түштамганы сатып алу кирәк. Район башлыгы Айдар Метшин, түбәнкамалылар арасында беренчеләрдән булып, әлеге чарага кушылды. 22 июнь көнне муниципалитет һәм башка структура вәкилләре эшкә күкрәкләренә әлеге түштамганы тагып килде.

Билгеле булганча, акциядә җыелган акчалар хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм бүген ярдәмгә, тернәкләндерүгә мохтаҗ ветераннарга булышу өчен тотылачак.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*