Рус Тат
Түбән Камада укучыларның чыгарылыш кичәсе быел “Сары кедалар” исеме астында Кама яр буенда үтә
Җәмгыять
  • 21 Июнь 2018 - 10:43
  • Караулар: 116
Укучыларның чыгарылыш кичәсен быел Түбән Камада яңа форматта уздырырга ниятлиләр. Кама яр буенда үтәчәк  бәйрәмне федераль дәрҗәдәге “Алые паруса” (“Ал җилкәннәр”) проекты үрнәгендә уздыру планлаштырыла.  Чыгарылыш балының исеме дә үзенчәлекле - “Сары кедалар”. Оештыручылар чараны болай атауны укучыларның ботинка-туфли кебек мәктәп аяк киемнәрен салып, җиңел киемнәргә күчү һәм җәйге ялларын күңелле үткәрергә тиешлеге белән бәйләп аңлаталар.

Бәйрәмдә катнашучыларны төрле бәйге-конкурслар, уен-көлке, җыр-биюләр һәм, әлбәттә, үзенчәлекле бүләкләр көтә. Медальләр тапшыру, традицион парад һәм вальс –чыгарылыш кичәсенең аерылгысыз өлешләре. Бу көнне биредә рус сәхнә йолдызларыннан Dabro төркеме, “Виктор” коллективы җырчылары чыгышы да көтелә.

Чыгарылыш кичәсе бу атнаның шимбәсе, 23 июнь көнне, 16:00 сәгатьтә башлана. Укучыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга теләге булган һәркем килә ала.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*