Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Эшчеләргә чәй өстәле әзерләгәннәр
Җәмгыять
  • 19 Июнь 2018 - 13:25
  • Караулар: 104
Түбән Каманың Гагарин урамы 5б йортында яшәүчеләр үз ишегалларында ремонт эшләре башкаручы эшчеләрне чәй өстәле әзерләп сыйларга булганнар.

8нче һәм 11 нче микрорайоннар территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Гөлүсә Рәшитова сүзләренчә, алар урамдагы алмагачлар янында чәй табыны әзерләп, унбишләп эшчене бәлеш, манты, пицца, бавырсак кебек тәм-томнар белән сыйлаганнар. Бу эштә аларга күрше ТИҮС рәисе Лариса Орлова, йорт өчен җаваплы кешеләр, активистлар ярдәм иткән. Эшчеләр аларга зур рәхмәтләрен җиткергән. Гомумән, ремонт ясаучылар белән биредә яшәүчеләр арасында тыгыз элемтә урнашкан: юл салучылар төзекләндерүдә халык керткән теләк-тәкъдимнәрне исәпкә алып эш йөртә икән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*