Рус Тат
Популяр программада катнашу өчен тавыш бирик
Җәмгыять
  • 16 Май 2018 - 16:34
  • Караулар: 73
«Пятница» телеканалында баручы «Орел и решка» тапшыруын бик күпләр яратып карый. Тапшыру, мәгълүм булганча, дөньяның төрле илләренә сәяхәтнамәләргә багышланган. Бу юлы исә алып баручылар экзотик Африка яисә Индия илләренә түгел, ә нәкъ менә Россия шәһәрләренә сәфәр кылырга уйлаганнар. Аларның кайсы шәһәрдә булачакларын тавыш бирү юлы белән халык үзе билгели.

smolgrad.ru сайты язуынча, Түбән Кама рейтингта 10нчы урынны били. Тапшыруда бары тик халкы 100 меңнән артып киткән шәһәрләр генә катнаша ала. Бер шәһәр өчен бер генә тапкыр тавыш биреп була.

16 май мәгълүматлары буенча, беренче унлыкка Төмән (17165 тавыш), Әлмәт (15242 тавыш), Норильск (10504 тавыш), Севастополь (6799 тавыш), Абакан (6372 тавыш), Көньяк Сахалинск (5804 тавыш), Балаково (5069 тавыш), Ставрополь (3475 тавыш), Златоуст (3390 тавыш) һәм Түбән Кама (3367 тавыш) кергәннәр.

Әйдәгез, популяр программада үз шәһәребезне карау өчен тавыш бирик.  Тавыш бирү өчен сылтама: https://friday.ru/votes/gorod/





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*