Рус Тат
ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республикакүләм ата-аналар интернет-җыелышы үткәрә
Җәмгыять
  • 16 Май 2018 - 14:04
  • Караулар: 65

Иртәгә, 17 май көнне, 10. 30 сәгатьтә республикакүләм ата-аналар интернет-җыелышы үтәчәк, “Игътибар! Үзенчәлекле бала!” темасына багышланган әлеге җыелышта сәламәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләү мәсьәләләре каралачак.

Интернет -җыелыш экспертлары әлеге категориягә караган балаларны тәрбия кылуда ата-аналар һәм укытучылар, тәрбиячеләр, дефектологлар, психологлар һ.б. белгечләр арасындагы бәйләнеш һәм хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышачаклар. 

Җыелышта чыгыш ясаучылар буларак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова, «VERA» адаптация, тернәкләндерү һәм ресоциализация үзәге директоры, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты өлкән укытучысы, логопед Артем Игнатьев, «Росток» тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәге бүлеге җитәкчесе Татьяна Макарова, укытучы- дефектолог, тифлопедагог Ирина Куцко катнашачак. 

Җыелыштан онлайн-трансляция 10.30 – 12.00 сәгатьләрдә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты сайтында http://киу.рф/ алып барыла. Җыелыш барышын карау өчен теркәлү кирәкми. 

Сораулары булган ата-аналар үз мөрәҗәгатьләрен алдан ук roditelirt@mail.ru/ электрон адресы ашарга юлларга тиешләр. 

Чыганак:mon.tatarstan.ru

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*