Рус Тат
Түбән Каманың Шәңгәлче авылына әдәби десант төште
Җәмгыять
  • 16 Май 2018 - 11:27
  • Караулар: 36

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең Тукай китапханәсе белән берлектә оештырылган “Әдәбият корабы” проекты китап сөючеләр белән очрашуларын дәвам итә. “Күңелләр гөлләргә күмелсен!” дип аталган чираттагы очрашу кичә  Шәңгәлче авылы китапханәсендә узды. 


Очрашуга җирле язучылардан Ралия Кәримова, Нәфисә Баязитова, Инсаф Кашапов һәм Гөләндәм Галиева чакырулы иде.

Әдәби-музыкаль кичәне Тукай китапханәсенең җәмәгатьчелек белән эш бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова алып барды. “Әлеге очрашу яз аеның иң матур мизгелләре, табигатьнең чәчәккә бөреләнгән чорына туры килде, бүгенге очрашуыбыз да күңелләрегезне гөлләргә күмсен”, - дип мөрәҗәгать итте ул әдәбият сөюче Шәңгәлче халкына.



Очрашу яз аеның иң мәшәкатьле, ыгы-зыгылы вакытына туры килсә дә, китапханәнең уку залы тамашачы белән шыгрым тулы иде. Элек-электән үзенең зыялылыгы, миллилеге, затлылыгы белән танылу алган Шәңгәлче халкы һәр язучының чыгышын зур кызыксыну, игътибар белән тыңлады, алар белән бергәләп елмайды, бергәләп моңайды.

Җирле шагыйрәләребез үз чыгышларында туган җир, туган тел, табигать, ата-ана хакы, гаилә, мәхәббәт, мәктәп, сугыш афәте кебек темаларны күтәрделәр, лирик-фәлсәфи әсәрләре аша тамашачыны фикер йөртергә, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга этәрделәр, юмор остасы Инсаф Кашапов исә үз фикерләрен тормыш-чынбарлыктагы күренешләргә нигезләнгән хикәяләре аша тасвирлап бирде.



Очрашу хуҗалары үзләре дә сәхнә түреннән кунакларга үз чыгышларын тәкъдим иттеләр, укучы балаларның бер-берсен уздыра-уздыра шигырь сөйләүләре, “Сандугач” ансамбле кызларының җыр-моңнары кичәне тагын да җанлырак, тәэсирлерәк итте.



Кичә азагында Шәңгәлче авылы китапханәсе мөдире Әдилә Нәҗметдинова “әдәби десантчы”ларга зур рәхмәтен җиткерде, очрашуның һәркем өчен кызыклы һәм файдалы үтүен билгеләп, аның дәвамлы булуын теләде. Язучыларыбыз исә, үз чиратында, китапханәгә төрле елларда иҗат ителгән китапларын, “Мәйдан” журналы басмаларын бүләк иттеләр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*