Рус Тат
Айдар Метшин «Кама» пляжының икенче өлешен төзекләндерү эшләре белән танышты
Җәмгыять
  • 16 Май 2018 - 10:26
  • Караулар: 157

Түбән Камада «Кама» пляжының икенче чиратын төзекләндерү эшләре бара. Объект 1 июльгә кулланылышка тапшырылырга тиеш. Кичә шәһәр мэры Айдар Метшин биредә булып, төзекләндерү эшләре барышы белән танышты.

Эш барышында 250 метр ераклыктагы участокта төзекләндерү эшләре башкарылып, биредә ял итү урыннары, уен һәм спорт мәйданчыклары сафка басарга тиеш.

Тиздән биредә ком җәю һәм елга төбен чистарту эшләренә керешәчәкләр. Моның өчен республика программасы кысаларында 25,5 млн акча күчереләчәк. Пляжның аерым бер үзенчәлеге булып, гадәттәгечә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ял итү өчен аерым урыннар булдыру да тора.

«Без моны күптән көттек, һәм республика программалары шартларында бу мөмкинлекне бар тулылыгында файдаланачакбыз», - диде журналистлар белән очрашуда Айдар Метшин, һәм бу эшнең инде дүрт ел дәвам итүен дә ассызыклады.

Сүз уңаеннан, биредә куркынычсызлык таләпләре үтәлешенә дә җаваплы карыйлар: тирәлеккә видеокамералар кую, якындагы автомобиль юлы һәм судагы иминлекне тәэмин итү өчен барлык шартлар тудырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*