Рус Тат
Бокс буенча турнир узган
Җәмгыять
  • 14 Май 2018 - 15:52
  • Караулар: 76
Армия сафларында чик сакчылары буларак хезмәт иткән түбәнкамалылар Олы Афанас авылында бокс буенча ярыш уздырганнар. Әлеге чара чик сакчылары гаскәрләренең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән. Турнирны ачу тантанасында авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров, ТР Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова, район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов, ТР бокс федерациясе вәкиле Владислав Носовец катнашкан.

Ярышта Түбән Кама, Алабуга, Чирмешән, Мамадыш районнарыннан, Красный Ключ һәм Олы Афанас авыл җирлекләреннән барлыгы 32 боксчы катнашкан. Иң яхшы спортчылар медаль һәм кубоклар белән бүләкләнгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*