Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
4 көн калды
Айдар Метшин: “Җиңүнең 73 еллыгын лаеклы төстә билгеләп үттек!”
Җәмгыять
  • 14 Май 2018 - 13:58
  • Караулар: 109
Бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Метшин Түбән Камада Җиңү Көненең 73 еллыгы уңаеннан уздырылган чараларга үз бәяләмәсен бирде. “Барлык чаралар да оешкан төстә, аерым бер әзерлек белән, тәэсирле үтте, олы мәгънә белән сугарылган иде”, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Әлеге истәлекле дата уңаеннан, быел Түбән Кама муниципаль районы җирлегендә 200 дән артык бәйрәм чарасы үтте. 9 май көнне шәһәр күләмендә иртәдән кичкә кадәр төрле тантаналы чаралар - Җиңү парады, фронт привалы, “Үлемсез полк” акциясе, парк, скверларда, иҗтимагый мәйданчыкларда концерт программалары, “Хәтер шәме” үткәрелде, бәйрәм салюты бирелде.


Җиңү Монументы янында оештырылган митингта 27 мең түбәнкамалы катнашты. Бер минутлык тынлык, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу, һавага ак күгәрченнәр очыру...

“Үлемсез полк” акциясе үз сафларына 32 мең түбәнкамалыны җыйды. Әлеге чара авыл җирлекләрендә дә үткәрелде. Кама Аланы бистәсендә полк сафлары буйлап 2500 кеше атлады. Район башлыгы Шәңгәлче авыл җирлегендә оештырылган чараны аерым билгеләп үтте, бу тәҗрибәнең башкалар өчен үрнәк булып торуын билгеләде.

Кич белән Җиңү Монументы мәйданында “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде, салют залплары яңгырады. Бәйрәм салютын карарга 20 меңнән артык түбәнкамалы җыелды.



“Җиңүнең 73 еллыгын лаеклы төстә билгеләп үттек!” – дип нәтиҗә ясады Айдар Метшин, бу эштә җаваплы булганнарга рәхмәтен белдереп. Район башлыгы алдагы араларда Татарстанда Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга әзерлек эшләре башланачагын, Түбән Каманың да бу эшкә кушылачагын җиткерде. Әлеге уңайдан шәһәрнең Җиңү Монументы территориясендә төзекләндерү үткәреп, биредә якташларыбыз – 5 Советлар Союзы Герое һәм 5 Дан Орденнары кавалерының бюстларын урнаштыру планлаштырыла.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*