Рус Тат
Түбән Кама укучылары - “Президент спорт уеннары” республика финалы җиңүчеләре
Җәмгыять
  • 14 Май 2018 - 11:52
  • Караулар: 76
Узган атнада  Түбән Камада “Президент спорт уеннары” республика финалы узды. Нәтиҗәләр сөендерә: өч көн дәвамында барган ярышларда түбәнкамалылар җиңү яулады, һәм нәкъ менә безнең команда Татарстанны 2018 елның 7- 28 сентябрь көннәрендә Туапесе шәһәренең “Бөркеткәй” балалар үзәгендә узачак Бөтенроссия финалында тәкъдим итәчәк. Икенче урынга Казан шәһәре укучылары лаек булды, өченче урында –мамадышлылар.

Республика финалында Түбән Каманың 31нче мәктәбе укучылары катнашты. Алар тагын тугыз муниципаль берәмлектән килгән көндәшләре белән баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, шашка һ.б. уеннарда көч сынаштылар.

“Өч ел элек Түбән Кама укучылары командасы (ул чагында 10нчы мәктәп укучылары катнашкан иде) Президент уеннары финалында җиңү яулап, Республиканы Россия беренчелегендә тәкъдим иткәннәр иде, - дип искә алды бүгенге ”эшлекле дүшәмбе”дә Айдар Метшин. – Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм финалда уңышлы чыгыш ясауларын телибез, Түбән Кама укучылары үзләренең спортта иң яхшы сыйфатларын һәм җиңүгә ихтыяр көчен күрсәтеп, Татарстанны һәм безнең шәһәрне лаеклы тәкъдим итәрләр,дип ышанам”.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*