Рус Тат
Айдар Метшин Тукай паркында килеп чыккан әхлаксыз вакыйга сәбәпчеләрен атады
Җәмгыять
  • 14 Май 2018 - 10:39
  • Караулар: 85

Бүген район җитәкчелеге киңәшмәсендә шәһәр мэры Айдар Метшин узган атнада Түбән Каманың Тукай паркында амораль характерда, оятсыз сүзләр кулланылган шигырьне трансляцияләү фактына  үз аңлатмасын бирде.

“Әлеге инцидент буенча без үз эчке тикшерүебезне үткәрдек, бу хәлнең килеп чыгуына паркның административ хезмәткәрләренең үз эшләренә салкын һәм җавапсыз караулары сәбәпче булуын ачыкладык,” - дип белдерде шәһәр башлыгы. Айдар Метшин сүзләренчә, әлеге хурлыклы вакыйга тавыш операторы һәм парк администраторы гаебе белән килеп чыккан, бүгенге көндә алар икесе дә эшләреннән алынган.

Моннан тыш, паркта прокуратура да үз тикшерүләрен алып бара, нәтиҗәләр якын араларда билгеле булачак. “Әлеге берничек тә аклана алмый торган вакыйга өчен шәһәрдәшләр һәм паркта ял итүчеләр алдында гафу үтенәм”, - дип белдерде Айдар Метшин.

Шуның белән бергә, район башлыгы әлеге вакыйганы Түбән Кама мәдәният идарәсе эшен бәяләү белән бәйләп карамаска кирәклеген дә билгеләп үтте. Айдар Метшин сүзләренчә, безнең мәдәният идарәсе Татарстанда иң яхшылардан саналган иҗтимагый киңлекләребезне иҗади яктан тулыландыруда үзеннән күп көч куя һәм киләчәктә дә шулай дәвам итәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*