Рус Тат
Түбән Камада "Президент спорт уеннары"ның республика финалы бара
Җәмгыять
  • 11 Май 2018 - 17:19
  • Караулар: 56

Түбән Камада мәктәп укучылары арасында "Президент спорт уеннары"ның республика финалы бара. Биредә Татарстанның ун муниципаль берәмлегеннән 200дән артык укучы катнаша. Җиңүчеләр сентябрь аенда Артекта узачак илкүләм уеннарда катнашачак.

Ярышларны ачу тантанасына ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев та катнашты.  “Спортны ярату хисе сезне гомерегез буена озата барыр дип ышанам", - дип мөрәҗәгать итте ул ярышта катнашучыларга  һәм яшь спортчыларга уңышлар теләде.

Үз чыгышында Түбән Кама мәгариф идарәсе башлыгы Вадим Матюшин Бөтенроссия спорт ярышларының мөһимлеген ассызыклады, катнашучыларның югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

“Бердәм Россия” партиясе проекты булган "Президент ярышлары" ил күләмендә быел сигезенче тапкыр үткәрелә.Быел әлеге ярышларда 13-14 яшьлек спортчылар катнаша.

Түбән Камада өч көн дәвамында барачак ярышларда яшь спортчылар йөгерү, туп ату, эстафета узышлары, шашка, гандбол, өстәл теннисы, баскетбол, йөзү, тэг-регби буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Артекка бару хокукы өчен Азнакай, Бөгелмә Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Теләче, Ютазы муниципаль районнарыннан һәм Чаллы, Казан шәһәрләреннән килгән командалар көч сынаша.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*