Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
4 көн калды
Түбән Кама делегациясе «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X Халыкара икътисадый саммитында катнаша
Җәмгыять
  • 10 Май 2018 - 09:16
  • Караулар: 118
10, 11 май көннәрендә Казан шәһәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X Халыкара икътисадый саммиты уза. Анда Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев та катнаша. Безнең делегация форумда АСИҮТ һәм аның беренче резиденты булган «Камасталь» предприятиесен тәкъдим итәчәк.

Саммит үз эшен бүген иртән башлап җибәрде, анда 23 ил һәм Россиянең 27 регионыннан вәкилләр катнаша.

Форумның бүгенге программасында - " RUSSIA HALAL EXPO» һәм «INVEST EXPO» күргәзмә экспозицияләрен карау, «Россия – Ислам дөньясы: Стратегик партнерлык» темасына Саклык банкының эшлекле иртәнге ашы һәм пленар утырыш.

Быелгы саммитның төп темасы – хәләл яшәү рәвеше.

Russia Halal Expo төп максаты – Россиядә хәләл индустрияне популярлаштыру, Россия икътисадының хәләл сегменты потенциалын күрсәтү, потенциаль сатып алучыларга һәм сәүдә партнерларына продукцияләрне тәкъдим итү мөмкинлеген бирү.

Чыганак: Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге матбугат хезмәте
Фото: tatarstan.ru
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*