Рус Тат
Халык парады: “Үлемсез полк” сафларында 32 мең түбәнкамалы шәһәр урамнары буйлап атлады
Җәмгыять
  • 09 Май 2018 - 18:01
  • Караулар: 63

Быел Түбән Камада узган “Үлемсез полк” хәрби-патриотик чарасында 32 мең түбәнкамалы катнашты. Алар арасында төрле буын вәкилләре, төрле һөнәр ияләре бар иде. Иң мөһиме: бирегә килгән һәркем белән бер сафта җиде дистә ел элек Туган җиребез азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача көрәшкән газиз кешеләре дә “атлады”.


Түбән Кама администрациясе вәкилләре сафын шәһәр башлыгы Айдар Метшин җитәкләде. Полк сафларында Айдар Рәис улы үзенең бабасы - Мөзаһит Метшин портретын күтәреп барды. Мөзаһит Метшин Белоруссия фронтында көрәшкән, Калининград шәһәрен азат итүдә катнашкан. Берничә тапкыр яраланган, Җиңү язын исә Польшада каршылаган. 



Түбән Кама муниципаль район Советы Аппарат җитәкчесе Роберт Гарипов та бүген полк сафларында үзенең бабасы - Җәннәт Гарипов портретын күтәреп барды. Җәннәт Гарипов 1942 елда сугышка алынган, Белоруссия, Украина фронтларында сугышкан.“Үлемсез полк” сафларында район башлыгы киңәшчесе Таһир Хатыйпов та атлады, ул кулларында үзенең әтисенең портретын тотып барды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов үз гаиләсе белән килгән иде, аның бабасы – өлкән лейтенант Гали Әхмәтов сугышны кичеп, җиңү таңын Берлинда каршылаган.



Үлемсез полкның 700-800 метрга кадәр сузылган сафлары шәһәрнең төп урамнары буйлап барды: Төзүчеләр урамыннан башланган йөреш Химиклар урамы, аннары Октябрьнең 50 еллыгы урамы буйлап дәвам итте, Мәңгелек ут янында Җиңү Монументына һәм сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәл янында чәчәкләр салу белән тәмамланды.


Дүртенче ел рәттән уздырылучы әлеге чара елдан-ел күбрәк катнашучыны үзенә җыя. Әйтик, 2015 елда полк сафларында - 4 мең, 2016 елда - 19 мең, 2017 елда 27 мең түбәнкамалы атласа, быел исә былтыргы сан тагын 5 мең кешегә арткан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*