Рус Тат
Айдар Метшин Түбән Кама аграрийларына язгы чәчүне ике атнада төгәлләү бурычын йөкләде
Җәмгыять
  • 07 Май 2018 - 10:48
  • Караулар: 72
Район кырларында язгы чәчү эшенә керештеләр. Соңгы мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә басуларда уҗым культураларын тукландыру эше 86% ка башкарылган. Сабан культураларын чәчү барлык мәйданның 8% ында үтәлгән.

“Безнең бурыч - сабан культураларын чәчүне 15 көн эчендә төгәлләү, - дип мөрәҗәгать итте “эшлекле дүшәмбе”дә Айдар Метшин бу өлкәдә җаваплы җитәкчеләргә. – Хәзер моның өчен хуҗалыклардагы барлык ресурсларны мобилизацияләү, эшнең барлык өлкәләрендә югары оешканлык булу кирәк, эшне яхшы оештырган вакытта без сабан культураларын чәчүне үз вакытында төгәлли алачакбыз”.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*