Рус Тат
Түбән Камада «Нижнекамская правда» газетасы призына җиңел атлетика эстафетасы үтте
Җәмгыять
  • 04 Май 2018 - 08:38
  • Караулар: 85
Түбән Камада «Нижнекамская правда» газетасы призына гадәттәге җиңел атлетика ярышлары үтте. Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган әлеге эстафета шәһәрдә инде 52нче тапкыр үткәрелә. Быелгы эстафета 700гә якын спортчыны үзенә җыйды. Алар гомуми озынлыгы 5300 метр тәшкил иткән ераклыкка йөгерделәр, һәр командадан 8 ир-ат һәм 8 хатын-кыз катнашты.

Нәтиҗәләр:

Предприятие һәм оешмалар арасында “Түбән Кама Нефтехим” җәмгыяте вәкилләренә, гадәттәгечә, быел да тиңнәр булмады: алар – беренче урында. Икенче урында - мәктәпкәчә белем бирү идарәсе һәм янгынга каршы федераль хезмәтнең 1нче отряды. “Татнефть-Нефтехим” идарәче компаниясе –өченче урында.

Югары һәм урта- махсус белем бирү йортлары арасында беренче урында – Түбән Кама педагогия көллияте, икенче урында - нефть химиясе көллияте, өченче урында – медицина көллияте.

Мәктәпләр арасында беренче урында – 35нче лицей, икенче урында – 32нче, өченче урында - 22нче гимназияләр.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*