Рус Тат
Бүген Түбән Камада «Нижнекамская правда» газетасы призына җиңел атлетика ярышлары үтә
Җәмгыять
  • 03 Май 2018 - 09:29
  • Караулар: 75
Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган әлеге эстафета шәһәрдә инде 52нче тапкыр үткәрелә. Ярышларда мәктәп, махсус һәм югары уку йортлары, предприятие- учреждениеләр вәкилләре катнаша.

Эстафета Октябрьнең 50 еллыгы урамы - Химиклар проспекты – Төзүчеләр проспекты – Мәктәп бульвары схемасы буенча үтә. Катнашучылар 5300 метрга йөгерергә тиеш булачак. Һәр командада 16 узышчы: 8 ир-ат һәм 8 хатын-кыз булуы шарт.

Эстафетаны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә Җиңү монументы янында уза. Ярышлар 11.45 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә НТР.

Шуңа бәйле рәвештә, 10.30 -14.00 сәгатьләрдә 4нче һәм 25нче автобусларның маршрутлары үзгәрә, 10нчы маршрут хәрәкәте эстафета вакытында туктатылып тора.

Тулырак мәгълүмат – схемада: http://e-nkama.ru/upload/images/Doc2.p


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*