Рус Тат
Айдар Метшин:"Җылы май кояшы сезгә көч-куәт өстәсен, күңелләрегез тормышка мәхәббәт хисе белән тулып торсын!"
Җәмгыять
  • 01 Май 2018 - 10:46
  • Караулар: 60

Кадерле түбәнкамалылар!

   Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан иң җылы тәбрикләүләрне кабул итегез!

Бу язгы бәйрәм һәрвакыт яңарыш, якты өметләр, үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек билгесе булып торды һәм шулай булып кала. Тынычлык, хезмәт, бер-береңә хөрмәт – тормышта мәңге үзгәрмәс кыйммәтләр.

Бүген без хезмәт кешеләрен котлыйбыз һәм хөрмәтлибез, хезмәт коллективларыбыз казанышларына сөенәбез, үзләренең фидакарь хезмәте белән Кама буйларындагы зур булмаган бистәне шәһәр итеп күтәргән, аны илнең эре сәнәгать үзәге, Татарстанның нефть химиясе һәм нефть эшкәртү башкаласына әверелдергән барлык түбәнкамалыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Түбәнкамалыларга хас эшкә теләк булу һәм эшли белү, игелекле гамәлләргә омтылу сыйфаты – территориябез үсешенең төп нигезе. Үз хезмәтебез белән яшәешебезне, балаларыбыз тормышын тагын да яхшырак итәчәгебезгә иманым камил! Җылы май кояшы сезгә көч-куәт өстәсен, күңелләрегез һәрвакыт бәйрәм кәефе, шатлык-сөенечләр, тормышка мәхәббәт хисе белән тулып торсын!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*