Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
4 көн калды
Винников истәлегенә футбол буенча XIII Халыкара турнирда «Нефтехимик» - икенче урында
Җәмгыять
  • 28 Апрель 2018 - 13:29
  • Караулар: 98
Билгеле булганча, бу көннәрдә Түбән Камада «Нефтехимик» футбол клубының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында 2004 елгы үсмерләр арасында Владимир Винников истәлегенә футбол буенча XIII Халыкара турнир узды. Анда барлыгы ун команда, шул исәптән, Ростов-Дон, Краснодар, Мәскәү, Казахстан һ.б. өлкәләрдән спортчылар катнашты. Бүген турнирның соңгы матчы узды.

Уен нәтиҗәләре буенча, «Нефтехимик» - икенче урында. «Ростов» командасы түбәнкамалыларны 6:1 исәбе белән отты. Өченче урында – Казанның «Рубин» командасы.

Җиңүе өчен «Ростов» командасы 100 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды. «Нефтехимик»ка – 70 мең, «Рубин»га 50 мең сум күләмендә премияләр тапшырылды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*