Рус Тат
Ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге башлыгы Илдар Ильясов мәгариф хезмәткәрләре белән очрашты
Җәмгыять
  • 19 Апрель 2018 - 08:48
  • Караулар: 78
Түбән Камада ришвәтчелеккә каршы эшкә багышланган утырышлар дәвам итә.

Чираттагы утырышта Түбән Кама муниципаль район Советының ришвәтчелеккә каршы эш бүлеге башлыгы Илдар Ильясов гомуми урта белем бирү мәктәбе җитәкчеләре белән очрашты. Утырышта Илдар Мөдәфис улы 2017 елда район күләмендә ришвәтчелеккә каршы башкарылган эшләргә анализ ясады, әлеге өлкәдә закон бозу очраклары турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Билгеле булганча, Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында ришвәтчелеккә каршы эшкә багышланган махсус бүлек булдырылды, анда әлеге факт буенча үз мөрәҗәгатеңне язып калдырырга мөмкин. Моннан тыш, ышаныч телефоны да эшли: 8(8555) 41-95-45.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*