Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 7 дней
Казан шәһәренең «Э-моция» иҗат студиясе Түбән Кама тамашачасына үз спектаклен тәкъдим итте
Җәмгыять
  • 17 Апрель 2018 - 09:05
  • Караулар: 55
Казан шәһәренең «Э-моция» иҗат студиясе Түбән Каманың “Ковер” яшьләр инициативалары үзәгендә «Снег» спектаклен күрсәтте. Актерлар безнең шәһәргә "Рубаха" арт-кластеры чакыруы буенча килделәр.

Спектакльнең үзенчәлеге – тамашада сәламәт башкаручылар белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле булган актерлар катнаша. Куелышның сюжет нигезендә төп геройның рухи кичерешләре, тормышта үз юлыңны табу мәсьәләсе ята: 17 яшьлек япон егете Юко Акита шигырьләр иҗат итү белән мавыга, 17 иҗектән торган өчьюллыклар яза. Шулай да әтисе аның бу мавыгуын хупламый, улының хәрби хезмәткәр яки рухани булуын тели. Геройга кайсы юлны сайларга: әтисе сүзенә буйсыныргамы яисә күңел таләбе буенча, шигърият юлыннан китәргәме?



Әлбәттә, пластик-әдәби композиция стилендә куелган спектакль тамашачыда төрле хисләр уятты.

“Ковер” үзәге директоры Гөлназ Фәсхетдинова сүзләренчә, әлеге бина төрле категория кешеләр өчен җайлы итеп төзелгән: биредә һәркем үз иҗат мөмкинлекләрен ача ала. “Ковер” ишекләре һәркем өчен ачык.

Спектакльдә «Э-моция» иҗат студиясе директоры Инесса Клюкина үзе дә уйнады. Тормышта Инесса күбесенчә күзәтергә, нәтиҗәләр ясарга, иҗади хезмәттә булырга ярата, киләчәктә комедия жанрында да иҗат итәргә тели.


Спектакльдә “көчле рухлы” актер Алинә Шәрәфетдинова да уйнады. Ул да Инесса Клюкина кебек Кар ролен башкарды. Алинә сүзләренчә, аның үз персонажы белән уртак яклары шактый күп: борчуларын онытып, тормышка сөенгән вакытларында ул бик тә карга охшаш.

“Көчле рухлылар”ның чын ихтыяр көчен ачып биргән әлеге үзенчәлекле спектакль тамашачылар күңеленә үтеп кереп, аларны уйланырга, фикер йөртергә, нәтиҗәләргә килергә этәрде. Алар тамашадан соң оештырылган фикер алышуда үз кичерешләре белән бик теләп бүлештеләр.

“Craft it” үзәге укучысы Саша Норкина материалыннан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*